ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Актанышта 1876 кеше дару белән тәэмин ителүдән баш тарткан

11 сентябрь 2019, 01:11

Соңгы 3 елда дарулар белән тәэмин итү программасына якынча 300 кеше киредән әйләнеп кайтты.
(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Актаныш районында 1 сентябрьгә 2848 ташлама алучы исәпләнә. Шулардан 1876 кеше (65,9 процент) дару белән тәэмин ителүдән баш тарткан. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. 
 
Баш тартучыларның проценты ел саен кими. Соңгы 3 елда дарулар белән тәэмин итү программасына якынча 300 кеше (якынча 10%) киредән әйләнеп кайтты.
 
  • 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия булган, әмма аның акчалата эквивалентын алучы федераль ташлама алучылар тиешле гаризаны пенсия фондының территориаль органнарына яки Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинеты аша тапшыра һәм социаль пакет алу хокукын үзенә кире кайтара ала. 
 
Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10