ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Азнакай районы авылларыннан өлкәннәрне диспанцеризациягә махсус автобиль йөртә

11 сентябрь 2019, 00:26 , Фото: aznakaevo-rt.ru

Азнакай районы авылларыннан өлкәннәрне диспанцеризациягә махсус автобиль йөртә Социаль хезмәткәрләр сырхауханәдән бирелгән исемлек буенча авыллардан 24 өлкән кешене диспансеризациягә алып килгән инде.
(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ", "Маяк", Резада Шәрипова). Азнакай районы авыл җирлекләреннән өлкән яшьтәге кешеләрне район үзәк сырхауханәсенә диспанцеризация узуга һәм белгечләргә тикшеренергә хәзер махсус автобиль йөртә. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
“Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә барлык уңайлыклары булган мондый транспорт “Өлкән буын” федераль проекты нигезендә 4 сентябрьдә кайтты. 
 
Аны тантаналы шартларда Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Социаль хезмәткәрләр сырхауханәдән бирелгән исемлек буенча әлеге машинада авыллардан 24 өлкән кешене диспансеризациягә алып килгәннәр инде.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10