ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Бәрәңгене нишләтергә: сатаргамы, гошер итеп бирергәме? - "Ватаным Татарстан"

10 сентябрь 2019, 21:50

Белгечләр, бәрәңге сату мәсьәләсен тиздән интернет ярдәмендә хәл итеп булачак, дип ышандыра.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Сәрия Мифтахова). Бәрәңге уңышы мулдан булды. Авыл халкының базы тулды, калган бәрәңгесен кая куярга белми аптырый. Капчык күтәреп, шәһәр йортларында йөрүчеләр дә бар. Хәтта чүплеккә ташлыйлар дигән имеш-мимешләр дә ишетелгәли. Белгечләр, бәрәңге сату мәсьәләсен тиздән интернет ярдәмендә хәл итеп булачак, дип ышандыра.

“Инстаграм”, булыш!
Быел халык бәрәңге алуга бик иртә тотынды. Тизрәк эшне бетерер өчен түгел, яңгырлар күп яугач, череп бетмәгәе, дип. Кемнәрдер әле бакчага бөтенләй чыкмаган. Андыйлар “симәнә көн”, ягъни 14 сентябрь җиткәнен көтә. Менә шунда гына ул үсүдән туктый икән. Шулай да салада үзләреннән арткан “икенче икмәк”не нишләтергә җыеналар икән? Бу хакта газетабызның “ВКонтакте”дагы рәсми төркемендә, бәрәңге уңышы ничек, аны авыл буйлап җыеп йөрүчеләр бармы, дип тә кызыксынган идек. Төрле җаваплар калдырганнар.

– Бәрәңге уңышы уртача булды. Бездә, киресенчә, коры елларда бик яхшы була ул, чөнки бакчабыз яр буенда урнашкан. Булганына шөкер, икенче елга кадәр ашарга бик житкән. Авылдашлар унышны бик мактый. Утырту гына түгел, урнаштырасы да бар. Быел, үч иткәндәй, авыл буйлап жыючысы да булмас әле аның. Булса да, шәһәргә алып барып сата алмаган авыл кешесе аны арзаннан гына бирергә мәҗбүр булачак. Кызганыч, әлбәттә, – дип фикерен калдырган Роза.

Бәрәңгенең бәясен дә төгәл генә әйтүче юк. 7 сумнан 12 сумга кадәр, диләр. Әнә “Инстаграм”да берәү капчыгын 600 сумга тәкъдим итә. Бу – килосы 12 сум дигән сүз.

Белдерү куйдым дип, берәү дә сатып алырга атлыгып тормый. Гаҗәп, бер кеше дә шалтыратмады. Сез – беренчесе. Сата алмасам да, һич югы, газетага чыгыйм әле. Галәмәт күп булды быел уңыш. Бер бакчадан 200 капчык чыкты. Аны кая куярбыз? Базарда сатарга туры килерме, белмим. Авылда бөтен кешедә дә шул ук хәл, – ди Биектау районыннан белдерү куйган кыз. Әмма исемен сорагач, телефонын сүндереп үк куйды. Зур уңыш та шикләндерә.

“Без кабакка күчтек”
Әтнә районында яшәүче Алия Галәветдинова шулай ди.

– Моннан ике ел элек кабак ишелеп уңды. Аны Казандагы бер кафега сатып, 16-17 мең сум акча эшләдек. Кызык, шуның кадәр кабактан нәрсә әзерлиләр икән? Быел да кабакны ярты бакча утырттык. Бәрәңге утырту отышлы түгел. Әрәм булмасын дип, арзан булса да, сатарга тырышабыз. Тагын шул кафега илтәчәкбез. Бәрәңгенең килосын –15, кабакны 35 сумннан алырга вәгъдә иттеләр, – диде ул.

Галәветдиновлар жаен тапкан да, әмма һәр авыл кешесе дә шәһәрдәге кафеларга уптым илаһи гына урнаштыра алмый шул. Элек бәрәңгене авылларга фуралар белән килеп җыючылар булса, хәзер алары да күренми. Элек аны үзбәк, таҗиклар карбыз, кавынга алыштыра иде. Заманында әрмән егетләре бәрәңге белән бизнес ясап маташты. Бәлкем, әле иртәрәктер, соңрак килерләр.

Аның каравы хәзер авыл кешесе үзе калага юл тота. Шәһәрдә йорттан йортка кереп, бәрәңге тәкъдим итүчеләр дә очрый. Оялып тора торган заманмыни?

– Гадәттә кичке якта, кеше эштән кайткач ишек шакыйлар. Ял көннәрендә дә еш күренәләр. Бәрәңгенең килосын 10–13 сумга саталар. Алган кеше ала инде, безнеке – авылда, – ди Казанның Ямашев проспектында яшәүче Илүсә Сөнгатова.

Картушка сатам, кемгә кирәк?
Базарда авыл абый-апайлары еш кабатлый бу сүзне. Аңа карап кына сатылса икән ул? Питрәч районының Шәле авылында яшәүче Вәсилә ханым “Даурия” базарына атнага бер мәртәбә йөри.

Шәһәр халкы авыл кешесеннән бәрәңге алмый хәзер. Без 35 сумга сатканда, үзбәк, таҗиклар аны 10 сумга бирә. Аларда авыл кешесе саткан бөтен нәрсә бар хәзер. Күмәртәләп саткан җирдән алып киләләр, диләр. Шуңа күрә зур табышка өметләнеп булмый. Авыл кешесенең бәрәңге утыртасы да килми. Сата алмагач, ник утыртсын? Мине дә, нигә шуның кадәр күп итеп утыртасың, дип сүгәләр. 4 сыер тотабыз, көн саен сигез чиләк бәрәңге пешерәм. Ичмаса, сөте була, – ди Шәле апасы.
Казан читендә яшәүче Сания апа “Восстание” базарында сату итә. Авылда бакчалары бар икән. Бер чиләк бәрәңгене 100 сумга бирә. Май аенда килосын 35 сумга саткан. Җәйге чорда 30 меңләп акча эшләргә өлгергән инде.

– Эшләсәң, чүбен утасаң, бәрәңге яхшы була инде ул. Базга салдык та, калганын базарга сатарга чыгам. Нужадан түгел, бәрәңге әрәм булмасын дип йөрү бу, сеңлем. Авыл бәрәңгесеме, үзегезнекеме, дип сорый шәһәр халкы. Авыл балалары да икешәр чиләкләп алып китә. Август урталарында бәяне 25 сумга төшердем. Хәзер чиләген 100 сумга сатам. Шәһәр кешесе бәяне бик төшерсәң, алмый да әле ул, карый да китеп бара, – ди Сания ханым. – Монда ике сатучының берсе – табиб һәм укытучы. Күбрәк – Казан кешеләре, Чуашстаннан килүчеләр дә бар.

 

Авылда бәрәңге түгел, балык ашыйлар
Арча авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ринат Гатиятов белдергәнчә, районда бәрәңге 1400 гектарда игелә. Бүген 66 гектары җыеп алынган инде, шуның 59 гектары “Кырлай” агрофирмасына туры килә. Республикада иң күп бәрәңге игүче хуҗалык бу. Мәйданы 1000 гектарга җитә. Агрофирма директоры Марат Кәримов әйтүенчә, бәрәңгене Казахстан, Үзбәкстанга, Төмән, Ульян, Алабуга якларына озаталар. Килосын 8–13 сумнан саталар.

Без башта тиз өлгерә торган сортларны алабыз. Тагын берничә көннән тәүлек әйләнәсе эшли башлаячакбыз. 35 тонна сыйдырышлы яшелчә саклый торган урыныбыз бар. Андагысын, гадәттә, Яңа елдан соң сата башлыйбыз. Бәрәңге быел бик яхшы, сөбханалла, – ди Марат әфәнде.
Кукмарада “Урал” авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов әйтүенчә, аларда “икенче икмәк” 100 гектарда үстерелә. Әле бәрәңгегә тотынмаганнар, ун көннән генә чыгабыз, урак өсте бит, ди.

Өйдәге бакчада уңыш күп булды, башка кешеләр дә кая куярга белми аптырый. Хәзер кеше бәрәңге түгел, балык ашый. Шуңа бу төр азыкны әллә ни күп утыртмыйлар. Авылларга килеп җыючылар да юк. Сатылмаса, малларга ашатачакбыз. Бәяләр билгеле түгел, – ди Газинур әфәнде.

Кая тапшырырга?
“Татпотребсоюз” идарәсенең хәзерләүләр бүлеге җитәкчесе Рифат Миңлеҗанов белдергәнчә, Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Баулы, Балтач (Чепья) һәм башка районнардагы хәзерләү контораларында бәрәңге җыю оештырылачак. Анда аның килосын 6-7 сумга тапшырып булачак.

Казанда 14 сентябрьдән көзге ярминкәләр башлана. Кайсы урыннарда оештырылачагы төгәл килештерелеп бетмәде. Әмма халык язгы ярминкәләр уздырылган урыннарга килә ала. Әйтик, “Агросәнәгать” паркы, Ленинград урамы, Ямашев проспектында урнашкан “Бәхетле” кибетләре мәйданчыкларына… Бәрәңгегә бәяне без куймыйбыз, шуңа күрә бу хакта әйтә алмыйбыз, – диде Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җитештерү базары үсеше бүлеге җитәкчесе Дмитрий Яшин.
Бәрәңге үстерүчеләргә тагын да өметле яңалык бар. Октябрь аеннан “Санлы авыл” республика пилот проекты эшли башлаячак. Аны Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы IT-парк белән бергә әзерләгән. Проект җитәкчесе Булат Җамалиев белдергәнчә, авыл кешеләре җитештергән продукцияне сатарга ярдәм итүче социаль проект бу. Шулай ук салада яшәүчеләргә каладагы арзан бәядәге товарларны кайтарту да күздә тотылачак.

Аның сүзләренә караганда, авыл кешеләре бу порталга кереп, нинди товар сатуы, аның күләме, бәясе турында белдерү калдыра алачак. Шулай ук һәр районда вәкилләр эшләячәк, турыдан-туры шуларга да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Сату-алу эшендә кулланучылар җәмгыятьләре дә булышачак. “Алар халыкның заказын безгә хәбәр итәләр. Сатып алучылар авыл продукцияләрен турыдан-туры килеп алырга да мөмкин, – ди проект җитәкчесе. – Шәһәрдә бәя арзанрак. Кибетләрдә ташламалы бәяләргә сатып алырга була. Тик бу очракта бер авылдан 3 мең сумлык заказ җыярга туры киләчәк. Менә шунда аны авылга илтү оештырылачак”.

Хәйрия ярдәме, гошер
Бәрәңгене кая куярга белмичә аптыраучылар аны гошер итеп мәчетләргә, мәктәпләргә өләшә ала. Хәйрия оешмалары да бу ярдәмнән баш тартмаячак. Казан зоопаркында да каршы килмәячәкләр.

Безгә моңа кадәр алма гына китерәләр иде. Бәрәңге китерүчеләр булса, бик сөенәчәкбез. Теләсә нинди ярдәмне кабул итәбез. Иң мөһиме әйбәт булсын, черек булмасын, – диделәр зоопаркта.
Казандагы Борһан Шәһиди, 26 нчы йорт адресы буенча урнашкан мохтаҗларны бушлай ашатучы “Приют” оешмасында да бәрәңгедән баш тартмаячаклар . Аның директоры Азат Гайнетдинов әйтүенчә, бәрәңге китерергә теләүчеләрне бик теләп көтәләр. Хәйрияче, бәрәңгене Лаеш районындагы Сокуры, Усад мәчетләренә китереп тә була, диде.

Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстанның баш казые:
Бәрәңгене гошер итеп тә биреп була. Бакчадагы уңышның – уннан бер, ә су сибеп үстергәннең егермедән бер өлеше мохтаҗларга, фәкыйрьләргә таратыла. Авыл кешеләре мәчеткә, пансионатка гошер китерә башлады инде. Аны мәктәпләргә бирү тәҗрибәсе дә бар. Кемдер аны, мин шәһәрдәге студент улыма яки кызыма гошер итеп бирәм, ди. Әмма бу дөрес түгел. Ни өчен дигәндә, әти-әни – баласына, баласы әти- әнисенә бирә алмый, ә туганга бирергә мөмкин. Кайберәүләр, бөтен әйберне хәләл көч белән үстерәм, хәрам ашамыйбыз, ди. Әгәр бакчадагы уңыштан ятим, мохтаҗларга өлеш чыгармыйсың икән, бу инде – хәрам дигән сүз. Без бакчадан мең чиләк алган елларда 100 чиләк гошер бирә идек. Аны ел дәвамында тапшырырга мөмкин.

Бәяләр
Чехов базары янындагы кибеттә бәрәңгенең килосы – 20 сум.

Пионер базары – 15-20 сум

Агропромпарк – 4-30 сум

“Магнит” кибете – 19,90 сум

“Бәхетле” кибете – 14,90 сум (юылмаганы), 32 сум (юылганы)


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10