ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Баулыда ашлыкның 6 процентын суктырасы калган

10 сентябрь 2019, 22:15 , Фото: bavly-tat.ru

Баулыда ашлыкның 6 процентын суктырасы калган Соңгы җиде көн нәтиҗәләре буенча уракта әле дә Рәсим Хәбибуллин (“Бәкер” хуҗалыгы) алда бара.
(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ", "Баулы-информ", Кадрия Гыймазова). Баулы аграрийлары уҗым культуралары чәчүне тәмамлады. Бөртекле культураларны урып-җыю да төгәлләнеп килә: 1,6 мең гектар ашлык суктырасы калган, бу планның алты проценты дигән сүз, дип яза район газетасы. 
 
Соңгы җиде көн нәтиҗәләре буенча уракта әле дә Рәсим Хәбибуллин (“Бәкер” хуҗалыгы) алда бара. Икенче урынга “Исламгалиевлар” хуҗалыгыннан Сирин Зәниев чыккан, өченче урында – “Николашкино” җәмгыяте механизаторы Радик Исмагулов. 
 
Игеннәрне чабуда әлегә “Берлек” хуҗалыгыннан Радик Якупов алда бара, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10