ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Арчаның Ашытбаш мәктәбендә узган шахмат ярышларында биш район вәкилләре ярышты

10 сентябрь 2019, 23:38 , Фото: arskmedia.ru

Арчаның Ашытбаш мәктәбендә узган шахмат ярышларында биш район вәкилләре ярышты Ноябрь аенда Ашытбаш мәктәбе базасында тагын республика күләм ярыш уздыру планлаштырыла.
(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре"). Арчаның Ашытбаш мәктәбе базасындагы шашка-шахмат буенча оештырылган уеннарга Арча гына түгел, Кукмара, Әтнә, Балтач, Саба районнарыннан да килгәннәр. Бу хакта район газетасы яза. 
 
Ашытбаш ярышларының данын күрше-тирә район укучылары яхшы белә, шунлыктан, ярышларга килергә ашкынып тора алар. Биредә узган һәр ярышта Татарстан призчылары катнашуы инде традициягә әйләнде.
 
Наил Сабирҗанов һәм Сөләйман Галиуллин ярышны югары дәрәҗәдә оештыруда күп көч куйган. Планнарында ноябрь аенда Ашытбаш мәктәбе базасында тагын республика күләм ярыш уздыру тора.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10