ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Фәррахов Угра елгасына бәйле закон проекты турында: Тарихи яктан бәхәсле мәсьәлә

10 сентябрь 2019, 19:50

Истәлекле көн билгеләү уңаеннан закон проекты Дәүләт Думасының иртәгә узачак Оборона буенча комитет утырышы көн тәртибеннән алынган.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). 11 ноябрьдә Угра елгасында Бөек бәрелеш тәмамлану көне уңаеннан истәлекле көн билгеләү турындагы закон проекты – бу тарихи яктан бәхәсле мәсьәлә. Законопроект турында Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов «Татар-информ» корреспондентына шулай дип фикерен белдерде.

«Беренче чиратта, безгә эшлекле мохиткә, икътисад үсешенә эшли торган законнар кабул итәргә кирәк, бәйрәмнәр билгеләү турында түгел. Мәсәлән, Калуга өлкәсе думасы тәкъдим иткән Угра елгасында Бөек бәрелеш тәмамлану көне уңаеннан (Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов федераль дәрәҗәдәге бәйрәмнәр исемлегенә тарихи көн - Угра елгасында Бөек бәрелеш тәмамлану— 1480 елның 11 ноябрь көнен бәйрәм истәлекле көн итеп кертергә тәкъдим итте — Т-и иск.)», — диде парламентарий.

Ул әлеге тәкъдим милләтара ызгышка китерергә мөмкин, диде. Моннан тыш, Фәрраховка кешеләр әлеге тәкъдим белән риза түгеллекләрен җиткергән.

«Мөрәҗәгатьтә әлеге закон проектының милләтара ызгышка китерергә мөмкин булуы һәм куелган максатка ирешүгә китермәве искәртелә. Безнең җәмгыятьтә беренче чиратта Россия Президенты билгеләгән икътисад мәсьәләләре,милли максатларга ирешү тора дип саныйм. Россиядә исә дәүләт тарафыннан билгеләнгән өстәмә ял һәм бәйрәм көннәре саны күрсәткече дөньяда иң югарыларның берсе булып тора», — дип йомгаклады Фәррахов.

  • Дәүләт Думасына җибәрелгән закон проектының максаты 11 ноябрьне Угра елгасында Бөек бәрелеш тәмамлану көне уңаеннан Россиядә истәлекле көн итеп тану.
  • Татарстан Дәүләт Советының ике комитет әгъзалары әлеге закон инициативасына каршы чыкты. Депутатлар һәм галимнәр милләтара ызгыш китереп чыгарырга мөмкин дигән фикергә килде.
  • Истәлекле көн билгеләү уңаеннан закон проекты Дәүләт Думасының иртәгә узачак Оборона буенча комитет утырышы көн тәртибеннән алынган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10