ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Татарстан Президентының Рәхмәт хатын алды

10 сентябрь 2019, 19:35 , Фото: gossov.tatarstan.ru/

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Татарстан Президентының Рәхмәт хатын алды Быел әлеге институт барлыкка килүгә 80 ел тулды.

(Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты коллективы Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Хатны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

“Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының 80 еллыгы Татарстан һәм Россиянең академия институтлары өчен әһәмиятле вакыйга. Институт бүгенге көндә дә татар халкының тарихын, мәгарифен һәм мәдәниятен тикшерү буенча гуманитар фәннәрнең традицияләрен әле дә дәвам итә”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10