ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Тукай районында «КАМАЗ» белән бәрелешкән машина йөртүчесе исән калган

10 сентябрь 2019, 18:54 , Фото: Валентин Кулагин

Тукай районында «КАМАЗ» белән бәрелешкән машина йөртүчесе исән калган Авария М7 юлында Түгәрәк Кыр бистәсе борылышында килеп чыккан.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Тукай районында бетонболгаткыч белән бәрелешкән җиңел машина йөртүчесе исән калган. Бу хакта «Татар-информ»ның махсус корреспонденты хәбәр итте.

«Авария М7 юлында Түгәрәк Кыр бистәсе борылышында килеп чыккан. 10нчы модельле «Лада» Чаллы ягына бара торган булган. Шул чакта «КАМАЗ» борыла башлаган һәм шунда алар бәрелешкән», — дип сөйләде агентлык корреспонденты. 

Җиңел машина йөртүчесен хастаханәгә озатканнар. Аның күкрәк читлегенә зыян килгән. Автомобиле тимер өеменә әйләнеп калган.



 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10