ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Мөхәммәтшин: «Бердәм Россия»гә каршы тавыш бирүчеләр дә ярдәм алырга хокуклы

10 сентябрь 2019, 18:39

Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар чорында «Бердәм Россия» халыктан 8 мең мөрәҗәгать, тәкъдим, гозер алган.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» партиясе сайлаулардан соң да җәмәгать кабул итү һәм «Минем депутат» онлайн-сервис эшен дәвам итәчәк. Кешеләр анда гозерләрен һәм тәкъдимнәрен калдыра алачак. Бирегә бөтен татарстанлылар, шул исәптән партияне хупламаучылар да мөрәҗәгать тә ала. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясе төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин әйтте.

«Бердәм Россия» партиясенең халык белән эшләүдә үзен уңай яктан аклаган эш алымын без сакларга тырышачакбыз. Безнең башлангыч оешмаларның эше нык тармакланган, җәмәгать кабул итүләре урыннары бар, кешеләрнең мөрәҗәгать итүләре тукталмый», – диде Мөхәммәтшин. Ул шәхсән үзенең җәмәгать кабул итүендә һәм «Минем депутат» колл-үзгендә кизү торуын әйтте.

Мөхәммәтшин сүзләренчә, кайбер кешеләр ачык рәвештә «Бердәм Россия» өчен тавыш бирмәячәкләрен әйткән. Шуңа да карамастан, наказларын һәм ярдәм итүдә гозерләрен калдырган.

«Без бервакытта да «Бердәм Россия»гә каршы тавыш бирдең дип, беркемне дә ярдәмнән читкә этмибез. Һәр кешенең моңа хокукы бар», – диде «Бердәм Россия» партиясе төбәк бүлеге секретаре.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10