ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин, Фән һәм мәгариф

Россиядә беренче тапкыр ислам фәннәре докторлыгына диссертацияләр яклана

10 сентябрь 2019, 18:20 , Фото: Хасбиуллина Гулия

Россиядә беренче тапкыр ислам фәннәре докторлыгына диссертацияләр яклана Бүген Болгар ислам академиясенең өч студенты ислам фәннәр докторы булырга мөмкин.

(Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Болгар ислам академиясендә беренче тапкыр докторлык диссертацияләре яклана. Диссертацияләрне яклау иртәгә дә дәвам итәчәк.

"Бу Россиядә ислам фәннәре буенча доктор дәрәҗәсен алу өчен диссертация яклауның беренче очрагы", - диде Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов.

Барлыгы алты кеше үз диссертациясен яклый. Бүген Рәшид Сибгатулин, Әмир Мәүлүтов һәм Рөстәм Фәизов үз эшләрен диссертацион советка тәкъдим итә. Иртәгә тагын өч эш каралачак. Биш чыгыш - гарәп телендә, берсе рус телендә әзерләнгән.

Диссертацион совет 19 кешедән тора. Совет рәисе - Исмаил Болбол, рәис урынбасары - Рамил Әдыгәмов, сәркәтип - Дамир Шәгәвиев. Советның ике вәкиле дистанцион рәвештә катнаша.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10