ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстанда 4 млн тоннадан артык ашлык җыйдылар

10 сентябрь 2019, 17:40 , Фото: архив

Татарстанда 4 млн тоннадан артык ашлык җыйдылар Республикада 1 млн 345,9 мең гектарда бөртекле культуралар суктырылган, бу фаразга карата 95 процентны тәшкил итә.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тулаем ашлык җыемы 4 млн тоннадан артып китте. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.

Республика буенча 10 сентябрьгә бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 1 млн 345,9 мең гектарда суктырылган. Бу фаразга карата 95 процентны тәшкил итә.

«Оператив мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә 4 млн 35,3 мең тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш бер гектардан 30 центнер чыга. Бу узган елгыдан 4 центнерга артыграк», – диде Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүлек җитәкчесе Ирек Садыйков.

Ул республиканың 10 районында бөртеклеләр суктыру тәмамлануын, 33 районда эшләр дәвам итүен әйтте.

Уңыш алу буенча Зәй районы алда бара - һәр гектардан 40,1 центнер уңыш чыга. Шулай ук Тукай районында гектарыннан 39,6, Мамадышта – 39,5, Актанышта – 39, Минзәләдә – 38,1, Тәтеш районында 37,2 центнер уңыш алына.

Республика районнарында башка кыр эшләре дә дәвам итә, диде Ирек Садыйков.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10