ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Дәүләт Советына сайлауларны узды дип саный

10 сентябрь 2019, 17:09 , Фото: Владимир Васильев

Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Дәүләт Советына сайлауларны узды дип саный Парламентта биш партия: «Бердәм Россия», КПРФ, «Гадел Россия», ЛДПР, «Үсеш партиясе» вәкилләре һәм бер партиясез депутат эшләячәк.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар узды һәм дөрес дип саный. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең бүгенге утырышында билгеле булды.

«Тиешле сайлау комиссиясе тарафыннан сайлаулар узды һәм дөрес дип санала», — диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Сайлау нәтиҗәләре турында протоколларны хәлиткеч тавыш хокукы белән барлык комиссия әгъзалары имзалады.

Республиканың VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау Татарстанда 8 сентябрьдә узды. «Бердәм Россия» партиясе 72,4 процент, КПРФ — 10,7 процент, «Гадел Россия» - 3,96 процент, ЛДПР — 3,79 процент, «Россия коммунистлары» — 3,65 процент, «Пенсионерлар партиясе» — 2,47 процент һәм «Үсеш партиясе» 1,82 процент тавыш җыйды.

Бермандатлы округлардан түбәндәге нәтиҗәләр әйтелде: Прибрежный округында «Гадел Россия», Электротехник буенча — «Үсеш партиясе», Менделеевск буенча — ЛДПР вәкиле җиңде. Калган округларда «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре җиңде.

Нәтиҗәдә яңа парламентта биш партия: «Бердәм Россия», КПРФ, «Гадел Россия», ЛДПР, «Үсеш партиясе» вәкилләре һәм бер партиясез депутат тәкъдим ителәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10