ҺАВА ТОРЫШЫ -16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстанда гошер сәдакасын өләшә башладылар

10 сентябрь 2019, 16:43 , Фото: Салават Камалетдинов

Татарстанда гошер сәдакасын өләшә башладылар Бакча уңышының бер өлешен мохтаҗларга таратырга теләүче кешеләр район һәм шәһәрләрдә үзәк мәчетләргә мөрәҗәгать итә ала.

(Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Татарстанда гошер сәдакасы җыю һәм мохтаҗаларны азык-төлек белән тәэмин итү буенча традицион эшләр башланып китте. Бүген мохтаҗлар "Зәкят" фонды китергән ярдәмне алды.

“Бүген, матур гадәтебез буенча, “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга гошер сәдакасы таратуны башлап җибәрде. Узган ел 6 тоннага якын тараткан булсак, быел бу санны арттырырга ниятлибез. Бүген генә Балык Бистәсе мөхтәсибәте ярдәме белән 2 тонна яшелчә таратабыз”, - диде “Зәкят” хәйрия фонды директоры Булат Мәрданов.

Мохтаҗлар арасында Ленинград блокадниклары, күп балалы гаиләләр, ялгыз аналар, өлкәннәр, авыру балаларны тәрбияләүче гаиләләр, ятимнәр, инвалидлар бар. “Бүгенгә иллегә якын гаилә чакырылды”, - диде Булат Мәрданов.

“Инвалидлар үзәгендә инде 2 ел шөгыльләнәбез. “Зәкят” фонды безне азык-төлек, сарык ите белән ярдәм итә. Узган елны да алдык. Бик зур рәхмәт аларга”, - диде инвалид бала анасы Елена Исмәгыйлева.

“Без Ленинград блокадниклар. Алланың рәхмәте яусын, безгә “Зәкәт” фонды ярдәм итә. Һәммәгез бәхетле, шатлыклы тормышта яшәгез”, - диде ярдәм алучы Нәгыймә Ярмушева.

  • Татарстанда Гошер көне 28 сентябрьдә Диния Нәзарәте тарафыннан игълан ителгән. Бу көнгә кадәр гошер сәдакасын җыю кампаниясе бара. Кампания кысаларында бакча уңышының бер өлешен мохтаҗлар файдасына теләгән һәркем районнарындагы һәм шәһәрләрдәге үзәк мәчетләргә тапшыра ала.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10