ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Камада һавада химик матдәләр күләме артып киткән урыннар билгеле

10 сентябрь 2019, 16:13 , Фото: Ольга Романова

Түбән Камада һавада химик матдәләр күләме артып киткән урыннар билгеле Шәһәрнең ике урынында һавада этилбензол һәм күкертле водород микъдарының рөхсәт ителгәннән артып киткән.

(Казан, 10 сентябрь, "Татар-инфор"). Түбән Камада 9 сентябрьгә каршы төндә һавада этилбензол һәм күкертле водород микъдарының рөхсәт ителгәннән артып китүе теркәлгән. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары лаборатория белгечләре белән берлектә Түбән Камада яшәүчеләрнең һавадагы искә карата шикаятьләре буенча шәһәрнең 12 ноктасыннан пробалар алган.

Экологлар шуларның берсендә – Бакый Урманчы урамы белән Тынычлык проспекты чатында этилбензол микъдарының рөхсәт ителгәннән 11 тапкырга артыграк булуын теркәгән.

Атмосфера һавасы пычрануга контрольлек итү буенча автомат станциядә (Южная ур., 7) күкертле водородның тиешледән 2,9 тапкырга артып китүе билгеләнгән.

Һавада пычрак матдәләрнең рөхсәт ителгәннән артып китүе торак зонада (селитеб зона) ачыкланган булу сәбәпле, эш материаллары, алга таба карап тикшерү һәм тиешле чаралар күрү өчен, “Роспотребнадзор” Татарстан Республикасы буенча идарәсенә тапшырылачак. 

  • Түбән Камада халык агулы газ исенә, аның хәтта ябык тәрәзәләрдән дә үтеп керүенә, баш авыртуына, күңел болгануына зарлана, дип язган идек.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10