ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Мөхәммәтшин: Кандидатурамны парламент башлыгы итеп күрсәтүне нигезле дип саныйм

10 сентябрь 2019, 14:19 , Фото: Рамиль Гали

Мөхәммәтшин: Кандидатурамны парламент башлыгы итеп күрсәтүне нигезле дип саныйм Парламент башлыгын яңа чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының беренче утырышында тавыш бирү юлы белән сайлаячаклар.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «үз кандидатурасын алтынчы чакырылыш парламент башлыгы сыйфатында тәкъдим итүне нигезле» дип саный. «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре бүген матбугат конференциясе вакытында шулай дип белдерде.

«Үз кандидатурамны тәкъдим итәчәкменме? Әлбәттә, сайлаучыларның күпчелек тавышын җыйган партия вәкиле буларак үз кандидатурамны тәкъдим итү нигезле булыр иде. «Бердәм Россия», җаваплы партия буларак, барлык җитәкче вазифаларга да дәгъва кыла. Ни өчен әле бу җаваплылыкны башка партия вәкиленә тапшырырга?» - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Шул ук вакытта, ул әлеге мәсьәләнең «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге партия конференциясендә хәл ителәчәген искәртте.

«Анда без парламент башлыгы, аның урынбасарлары, Дәүләт Советы комитетлары җитәкчеләре вазифаларына тәкъдим ителәчәк барлык кандидатураларны да караячакбыз. Тулаем алганда, республика парламенты әлеге мәсьәләне Дәүләт Советының беренче утырышында (ул 20 сентябрьдә узар дип көтелә) тавыш бирү юлы белән хәл итәчәк», - дип өстәде парламент башлыгы.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта зур әзерлек эшләре бара. Аерым алганда, депутатлардан Дәүләт Советының кайсы комитетларында эшләргә теләүләре хакында мәгълүмат туплыйлар.

  • Татарстанда 8 сентябрьдә алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узды. «Бердәм Россия» партиясе сайлаучыларның 72,4 процент тавышын җыйды.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10