ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Дәүләт Советы спикеры: Хамаев, Әхмәтов һәм Зарипов парламентны баетачак

10 сентябрь 2019, 13:50 , Фото: Рамиль Гали

Дәүләт Советы спикеры: Хамаев, Әхмәтов һәм Зарипов парламентны баетачак Татарстан Дәүләт Советына сайланган министрлар һәм район башлыклары үз мандатларын тапшырмаячак.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Республика парламентына сайланган Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, шулай ук район башлыклары депутатлар корпусы эшен үз белемнәре һәм тәҗрибәләре белән көчәйтәчәк. ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин шул хакта хәбәр итте.

«Башлангыч тавыш бирүдә катнашырга ниятләгән һәм парламентка үткән берничә министр партия исемлегенә кертелде. Шулар арасыннан Азат Хамаев, Марат Әхмәтов һәм Айрат Зарипов үз язмышын депутатлык эшчәнлеге белән бәйләргә карар кылды. Алар парламентны башкарма хакимият органнарында туплаган һөнәри белемнәре һәм тәҗрибәләре белән баетачак», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

«Алар үз мандатларын тапшырмаячак», - дип өстәде ул.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10