ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Укытучыларга купальниктан фотога төшәргә ярыймы? - "Ватаным Татарстан"

10 сентябрь 2019, 13:29

Соңгы елларда педагогларның интернетта урнаштырылган гаугалы фотолары, язмалары барлыкка килде.

(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Сәрия Мифтахова). Нәрсә ярый, нәрсә ярамый. Замана укытучысына әнә шуны аңлатырга җыеналар. Укытучылар өчен әхлак кагыйдәләре расланачак. Белгечләр фикеренчә, бу соңгы елларда педагогларның интернетта урнаштырылган гаугалы фотоларына, язмаларына бәйле хәлләргә нокта куяр дип ышаналар. Ә укытучылар үзләрен болай да әхлаксызга санамый.

Мәктәптә генә түгел…

Һөнәри этика кагыйдәләре турындагы документны Россия Мәгърифәт министрлыгы белән Бөтенроссия Мәгариф хезмәткәрләре һөнәри берлеге белгечләре әзерләгән. Аның нигезендә педагоглар беренче чиратта социаль челтәрләрдә укучыларның рухи үсешенә, сәламәтлегенә зыян сала торган мәгълүматлар урнаштырудан тыелырга тиеш. Кыскасы, укытучыларга дәрәҗәләрен төшерә торган хәлләрдә катнашу тыела. Бөтенроссия мәгариф хезмәткәрләре берлеге башлыгы Галина Меркулова белдергәнчә, мондый документны әзерләргә укытучыларны төрле гаугаларда әхлаксызлыкта гаепләү этәргән. Шуңа күрә аларны бигрәк тә төрле һөҗүмнәрдән яклау өчен кирәк бу. Элеккеге иске күзаллауларны читкә куеп, яңа алымнар уйлап табылган. Әлеге документ барлык төбәкләргә җибәреләчәк.

Яңалыкны төрлечә кабул итүчеләр бар. Кайбер белгечләр педагогик нормаларга бәйле проблемаларны өстән хәл итеп булмый дигән фикердә. Андыйлар бердәнбер чишү юлын мәктәптә, укучы, әти-әниләр, укытучыларны туплаган коллегиаль органнарны булдыруда күрә.

– Бу кодекс укытучылар, укучылар һәм әти-әниләр арасындагы аңлашылмаучанлыкларны көйләргә ярдәм итәр дип ышанам. 2014 елгы кодекста укытучыларның социаль челтәрләрдә үз-үзен тоту кагыйдәләренә багышланган бүлек юк. Әмма укытучылар да, әти-әниләр дә, укучылар да үз-үзләрен дөрес итеп тоту кагыйдәләрен белергә тиеш. Укытучыларны бүген гаугалы очракларда гаепләүчеләр дә юк түгел. Кагыйдәләр аларны якларга ярдәм итәр дип өметләнәм, – ди Идел буе мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү һәм кабат әзерләү үзәге директоры урынбасары Ләйсән Мингалиева. – Укытучы бит мәктәптә генә укытучы булып калмый, ул – аның яшәү рәвеше, миссиясе. Әйтик, табиб очкычта очканда, берәрсенең хәле начарланып китсә, качып утыра алмый бит. Ярдәм итәргә атлыгачак. Укытучы да үзенең җәмгыятьтәге урынын белергә тиеш. Әгәр купальниктан төшкән фотосын бик тә социаль челтәргә урнаштырасы килә икән, ул үз сәхифәсен япсын, укучыларын кертмәсен.

Бәрәңге ашыймы икән?

Хәзер инде без “укытучы бәрәңге ашыймы икән” дигән заманда яшәмибез. Кызганыч, бүген җәмгыятьтә укытучының абруе юк дәрәҗәсендә. Дәүләттә аның абруен күтәрә торган механизмнар эшләнеп бетмәгән. Бу хәлгә күпмедер дәрәҗәдә укытучы үзе дә гаепле. Әгәр аның белеме камил түгел, тәртибе, кылган гамәлләре белән укучыларга үрнәк була алмый икән, нинди абруй булырга мөмкин?! Кызганыч, соңгы елларда педагогик кадрлар әзерли торган уку йортларында башкасына керә алмаган очраклы кешеләр белем алып чыкты. Андыйларның белем һәм тәрбия бирә алуы шикле, – ди Кукмара районындагы Ядегәр урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рәмзия Бәшәрова. – Бүгенге укытучыга һөнәри этика кодексы кирәкме дигән сорау – бик бәхәсле һәм каршылыклы. Хокук бар, әхлак бар. Кодекс икән, инде ул дәүләт тарафыннан кабул ителгән һәм үтәлеше мәҗбүри булган канун була. Ул укытучыларны билгеле бер кысага кертеп, җәмгыятьтәге башка кешеләрдән аерып куя. Укытучы да бит – нәкъ башкалар кебек гап-гади кеше. Ул җәмгыять тарафыннан, “син бит – укытучы, син андый булырга тиеш түгел” дип, бармак төртеп күрсәтә торган объект булырга тиеш түгел. Шуңа күрә, укытучының тәртибен көйли торган төп контролер ул – “оят”, ягъни әхлак булырга тиеш дип саныйм мин. Әлбәттә, мәктәптә тәрбияле, намуслы, шәфкатьле һәм башка әхлакый кыйммәтләргә ия булган кешенең генә укытучы булып эшләвен хуплыйм. Ә моның өчен җәмгыятьтә укытучынын абруен күтәрергә кирәк.
Минзәлә районы укытучысы Гөлфинә Хамаева педагогларны билгеле бер кысага кертү кирәкми дип саный. “Укытучыга карата этик законнар кабул итү укытучыны бер баскыч түбән төшерү булачак. Киресенчә, аны яклаган законнар кабул ителсен иде. Укытучы болай да кысада утыра: аны укучы да, ата-ана да тәүлек буе күзәтә, – ди. – Бу укытучыга карата закон кабул ителү булмасмы? Ялгыш сүз ычкындырса, кыек гамәл кылса, судка йөртерләрме? Минемчә, уку йортларында махсус фән булырга тиеш. Бәлки, ул бардыр да. Менә шунда тәрбияне ныгытырга, тормышка төпле караш тәрбияләргә мөмкин дә инде, – ди ул. – Җылы якларга, диңгезгә барган очракта фотога төшү һәм интернетка куюга бәйләнергә кирәкми. Монда бернинди тәрбиясезлек күрмим. Кеше бары тик ял итә. Ә менә төрле бәйрәмнәрдә хезмәттәшләре белән сауна, мунчага барып, шул фотоларны башкаларга күрсәтүгә мин каршы”.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10