ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

"Урман атналыгы-2019" акциясендә Татарстанда 1,5 млн агач үсентесе утыртылачак

10 сентябрь 2019, 11:46 , Фото: архив/Александр Эшкинин

Казан читендә ул Биектау районы Сосновка һәм Күлсәет торак пунктлары янында һәм Питрәч районының Иске Шигали авылы янында узачак.

(Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 5-12 октябрьдә Татарстанда "Урман атналыгы-2019" табигатьне саклау акциясе узачак. Аның кысаларында 300 гектар мәйданда 1,5 млн агач үсентесе утыртылачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сөйләде.

Агач утырту 5 октябрь көнне оештырылачак. Чыршы-наратлар гына түгел, имән, каен кебек яфраклы агачлар да утыртылачак.

“Акциядә агач утырту, урман фонды территориясен чистарту, ял урыннарын төзәтү, җыештыру, федераль һәм республика билгеләнешендәге юллар кырыенда өстәмә аншлаг һәм баннерлар кую, урман үсентеләре орлыкларын җыю күздә тотыла. Шулай ук, бу көннәрдә мәктәпләрдә экология дәресләре үткәреләчәк”, - диде Равил Кузюров.

Казан читендә акцияне өч мәйданда оештыру ниятләнә. Биектау районы Сосновка һәм Күлсәет торак пунктлары янында һәм Питрәч районының Иске Шигали авылы янында. Барлыгы 20 меңләп кеше катнашыр дип көтелә.

Үсентеләрнең күпме өлеше тамырланып үсеп китүе, ә күпмесе һәлак булуына килгәндә, министр әйтүенчә, ябык тамыр системасы белән үсентеләрнең үсеп китүе 96-97 процентка җитәргә мөмкин. Кайбер культуралар 80-85 проценттан ким түгел. Үлгән үсентеләр яңалары белән алмаштырыла.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10