ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Автотранспортчылар ташламалы категорияләрне йөрткән өчен тулы компенсация сорый

10 сентябрь 2019, 11:31 , Фото: архив/Михаил Захаров

Автотранспортчылар ташламалы категорияләрне йөрткән өчен тулы компенсация сорый Быелның башында тарифларны ике сумга арттыру автотранспорт предприятиеләрен кризистан чыгармады, дип саный алар.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Казанның автотранспорт предприятиеләре ташламалы категорияләрне йөрткән өчен Хөкүмәттән тулы компенсация таләп итә. Юкса, алар барлык категорияләр өчен дә тарифларны 31 сумга кадәр арттыруны сораячак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясеннән хәбәр иттеләр.

«Автотранспорт предприятиеләре хуҗалары ташламалы категорияләрне йөрткән өчен тулы компенсация турындагы таләп белән Казан шәһәренең Транспорт комитетына мөрәҗәгать итте инде. Алар фикеренчә, тулы компенсация (27 сум) кирәк. Хәзерге вакытта ул 18 сум тәшкил итә. Әгәр компенсация булмаса, автотранспорт предприятиеләре җәмәгать транспортында йөрү бәясен 31 сумга кадәр арттыруны таләп итәчәк», - дип белдерделәр ассоциациядә.

Быелның башында Казанның җәмәгать транспортында тарифлар 2 сумга артып, 27 сумга җитте. Әмма бу автотранспорт предприятиеләрен кризистан чыгарырга ярдәм итмәгән.

2018 ел нәтиҗәләре буенча автотранспорт предприятиеләре бер миллиард сумнан артык зыян күргән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10