ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Анталья шәһәрендә Татарстан Республикасы көненә багышланган концерт узачак

10 сентябрь 2019, 11:22 , Фото: Оксана Назарова

Анталья шәһәрендә Татарстан Республикасы көненә багышланган концерт узачак Бүгенге көндә Анталья шәһәрендә һәм аңа якын территориядә якынча 2000 татар кешесе яши дип исәпләнә.

(Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”, Алсу Исмәгыйлева). Төркиянең Анталья шәһәрендәге Lemon park house паркында 12 сентябрь көнне Татарстан Республикасы көненә багышланган концерт көтелә. Концертта Татарстан җырчысы Лилия Хәйруллина катнашачак, дип хәбәр итте “Татар-информ”га “Анталья татарлары” иҗтимагый оешмасы вәкиле Оксана Назарова.

“Татарстан Республикасы көне, ягъни 30 август инде узса да, иң мөһиме - дата түгел, ә безнең мәдәниятне күрсәтү, республикабыз турында сөйләү дип уйладык”, - дип аңлатты Назарова.

Татарстан көненә багышланган концерт шәхси паркта булачак. “Аның хуҗасы төрек кешесе, безгә һәрвакыт теләктәшлек белдерә – шул ук паркта без Сабан туен да уздырдык”, - диде татар оешмасы җитәкчесе.

“Лилия Хәйруллина Антальяда ялда, ул безнең гозергә каршы килмәде. Бер сәгатьлек чыгышына түләү дә сорамады. “Әлбәттә, бушлай”, - диде. Мин хәтта аптырадым! Татар җырчыларының үз милләттәшләренә ихлас мәхәббәтенә сокланам. Җәй көне җырчы Нурзадә дә Антальяда чыгыш ясап, безне сөендергән иде”, - дип сөйләде Оксана Назарова.

Тамашачылар саны 200ләп булыр дип көтелә. Сабан туена бирегә бер меңнән артык кеше җыелган иде.

  • Бүгенге көндә Төркиянең Анталья шәһәрен үз эченә алган Анатолия регионында якынча 2000 татар кешесе яши дип исәпләнә.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10