ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Биектау районында чыккан янгында 63 яшьлек ир-атның гомере өзелгән

10 сентябрь 2019, 11:16 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Биектау районында чыккан янгында 63 яшьлек ир-атның гомере өзелгән Янгын Бөреле җәнлек совхозы бистәсендә чыккан.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Биектау районында, сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында янгын чыгып, 63 яшьлек ир-атның гомере өзелгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә кич 112 бердәм номерына Бөреле җәнлек совхозы бистәсендә ике фатирлы агач йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килде. Янгынның мәйданы 45 квадрат метр тәшкил иткән», - дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Янгынны сүндергән вакытта ут белән көрәшүчеләр 63 яшьлек ир-атның мәетенә тап булган.

Янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан дип фаразлана.

 

 

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10