ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Фән һәм мәгариф

Казанда "XXI гасыр төрки тел белеме" конференциясе ачылды

10 сентябрь 2019, 10:49 , Фото: Зилә Мөбәрәкшина

Казанда Конференциянең әһәмияте төрки дөньяны өйрәнү максатыннан гыйбарәт.

(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Татарстанның Фәннәр академиясендә "XXI гасыр төрки тел белеме: лексикология һәм лексикография" халыкара фәнни конференциясе ачык дип игълан ителде.

Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов хәзерге вакытта төрки халыкларның традицион кыйммәтләрен саклау бурычы торуын әйтте.

"Һәр төрки халыкның үзаңында бер дөньяви төрки төркемгә керү идеясе яши. Төрки халыкларның уртак тамырлардан барлыкка килүе Евразиянең мәдәни яссылыгын баета ала", - диде ул.

"Безнең конференциядә төрки тел белеменең проблемалары чишелер дип өметләнәм", - диде Мәкъзүм Сәлахов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10