ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Фәррахов электромобиль җитештерүчеләр өчен салым ташламалары проектын әзерли

10 сентябрь 2019, 11:05 , Фото: Владимир Васильев

Фәррахов электромобиль җитештерүчеләр өчен салым ташламалары проектын әзерли Салым преференцияләре электр транспортының бәясе кимүгә китерәчәк һәм аның популярлыгын арттырачак, дип саный депутат.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов электр транспорты җитештерүчеләр өчен салым ташламалары турында закон проекты әзерли. «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында ул шулай дип белдерде.

«Мин электр транспорты һәм электромобильләргә салым ташламалары билгеләү мөмкинлеге каралуын телим. Бу электр транспортын үстерү һәм аны эшләп чыгаруга этәргеч бирер, экологиягә уңай йогынты ясар иде», - диде парламентарий.

Ул билгеләп үткәнчә, салым преференцияләре электромобильләрнең бәясендә уңай чагылыш табачак. Бәяләре үтемлерәк булачак, аларга сорау да артачак.

Узган елда Татарстанның КАМАЗ автогиганты электробусларны серияләп җитештерә башлады. Җитештерүче шулай ук тендерда да отты. Аның буенча «Мосгортранс» КАМАЗдан йөз электробус һәм заряд станцияләре сатып алачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10