ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда «Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында төрле спорт чаралары уза

10 сентябрь 2019, 10:13 , Фото: dumrt.ru

Татарстанда «Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында төрле спорт чаралары уза Бүген Казанда мөселман һәм православие яшьләренең катнаш командалары арасында волейбол буенча дусларча матч узачак.

(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанда «Экстремизмга – юк!» айлыгы дәвам итә. Әлеге айлык кысаларында ТР мөселманнары Диния нәзарәте республика мөхтәсибәтләре белән берлектә экстремизм һәм терроризмны профилактикалауга багышланган спорт чаралары оештыра. Аларның күпчелеге бу атнага билгеләнгән. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Мисал өчен, бүген Казанда мөселман һәм православие яшьләренең катнаш командалары арасында волейбол буенча дусларча матч була. Очрашу ел саен үткәрелә торган күркәм гадәткә әверелде. Чара башкаланың “Ярдәм” мәчете территориясендәге спорт мәйданчыгында узачак. Командалар катнаш булачак – төрле конфессия вәкилләреннән торачак. Матч ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе белән берлектә оештырыла. Башлана сәгать 18.30да. Очрашу чәй өстәле артында тәмамланачак.

Моннан тыш, республика мөхтәсибәтләрендә «Ислам террорга каршы» дип исемләнгән велойөрешләр уздыру планлаштырыла. 11 сентябрь көнне велойөреш Аксубайда, 13 сентябрьдә Азнакайда, 22 сентябрьдә Яр Чаллыда оештырылачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10