ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Казан көзге ялларда сәяхәт итү өчен иң популяр 10 шәһәр арасына керде

10 сентябрь 2019, 11:00 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Казан көзге ялларда сәяхәт итү өчен иң популяр 10 шәһәр арасына керде Татарстан башкаласында туристлар уртача алганда 1,9 мең сум акча тота.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Казан 2019 елда көзге ялларда сәяхәт итү өчен иң популяр шәһәрләр рейтингына керде. Бу хакта Tvil.ru сервисы хәбәр итә.

Исемлектә Ялта – беренче, Севастополь – икенче, Санкт-Петербург – өченче, Мәскәү – дүртенче, Казан бишенче урынны били.

Сервис мәгълүматларыннан күренгәнчә, туристлар торак арендалау өчен тәүлегенә 1,3-9 мең сум акча сарыф итә. Иң арзанлы ял – Краснодарда (шәһәр исемлектә 6нчы баскычта урнашкан), Казанда туристлар уртача алганда 1,9 мең сум акча тота.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10