ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстанга алданган өлешчеләр проблемасын хәл итү өчен 8 млрд сум акча кирәк

10 сентябрь 2019, 09:57

Илдә проблемалы йортларда төзелеш эшләрен тәмамлау өчен федераль бюджеттан 16 миллиард сум акча бүлеп бирү күздә тотыла.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстанга алданган өлешчеләр проблемасын хәл итү өчен федераль бюджеттан 8 миллиард сумга якын акча кирәк. Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шундый саннар китерде.

«Тиздән федераль бюджет хакында фикер алышулар узачак, без проект финанславына күчү белән параллель рәвештә өлешчеләр проблемасының да хәл ителүен телибез. Татарстанда гына да 23 проблемалы объект бар, ә өлешчеләрнең саны 3958 кешегә җитә», - диде парламентарий.

Фәррахов искәрткәнчә, проблеманы хәл итү өчен федераль бюджеттан финанслар җәлеп итәргә кирәк. Ул чагында проблемалы йортларда төзелеш эшләре тизрәк барачак.

Илдә проблемалы йортларда төзелеш эшләрен тәмамлау өчен федераль бюджеттан 16 миллиард сум акча бүлеп бирү күздә тотыла. Әлеге сумманы арттырырга кирәк, дип саный Фәррахов.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10