ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Тәфсир тәэсире - "Шәһри Казан"

10 сентябрь 2019, 07:50

Газета-журналларга язганым юк иде. Ә бу юлы кулыма каләм алмыйча кала алмадым. Үземнең гаилә тарихын бүтәннәргә дә сөйлисем килде. Бәлки, кемнәрдер гы

(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ", "Шәһри Казан"). Бәхетемне озак эзләдем. Утыз яшькә җиткәндә генә бер рус кызы белән чәчләребез чәчкә бәйләнде. Яшермим – яраттым. Матур гына дуслашып йөрдек. Марҗаның да бар җаны дигәндәй, ул үзе дә начар хатын булмады. Тик әти-әниләр генә башта ризалык бирмәде. Аннары күнделәр инде: “Сезгә яшәргә”, – дип кул селтәделәр.

Менә өч ел инде тормыш итәбез, сугышып урамга чыкканыбыз кеше көлдергәнебез юк. Ләкин дөньябыз түгәрәк түгел, мәхәббәт җимеше – балабыз юк. Табиблар бернинди чир дә, сәбәп тә таба алмый, шулай да өметләндерәләр. Ә бит гомер уза. Балалы гаиләләрнең чөкердәшеп яшәүләрен күреп, икебезнең дә җан сыза.

Эшемдә бик якын дустым бар, татар егете. Биш вакыт намазын калдырмый. Берәр җиргә барырга сөйләшсәк тә, аңа килсәм, ул, намаз укып чыгам әле, көтеп тор, дип үзенең йокы бүлмәсенә кереп китә. Мондый хәл өч тапкыр кабатланды. Эчем дә поша, көтеп тору кызык булмый башлады. Ә берьюлы ул намаз укырга кереп киткәч, карыйм тумбочка өстендә Коръән тәфсире ята. Вакытны уздырыйм дип ачып укымакчы булган идем, битне ачуым булды: “Алар терлек кебек. Тик юлдан тагын да ныграк язганнар”, – дигән сүзләргә күзем төште. Кызыксынып укый башладым. Дустым намазын укып бетереп чыккач, бу китапны кайдан алып буласын сорадым. Минем инде бу чакта аны бөтенләе белән укыйсым килә башлаган иде. Рәхмәт яусын, ул бу китабын миңа бүләк итеп бирде. Өйгә кайткач, тагын укыдым, укыган саен күзем ачыла бара, үземнең наданлыкка ачуым кабара. Бик тырыша торгач, намазга бастым. Хатынның әнисе белән бер фатирда яшбез. Күземә әбинең иконалары күренә башлады. Моңарчы игътибар да иткәнем юк иде. Мәсьәләне кабыргасы белән куйдым. “Әгәр дә бу сурәтләрне алып ташламасаң, кызың белән аерылышам!” – дидем. Әби мине бик ярата иде. Кич белән эштән кайтсам, иконалардан җилләр искән. Бүлмәләр яктырып, киңәеп киткәндәй тоелды. 

Бер атна әби бер сүз дәшмәде. Ял көнендә аш бүлмәсендә чәй эчеп утырабыз. Сүз башлады бу: “Вот ты попросил убрать иконы, мы убрали. Взамен что дашь? У нас сейчас в душе пустота, зятек...” – диде. Мин озак уйлап тормыйча аңарга үзем укыган Коръән тәфсирен тоттырдым. Ул русчалап “безгә дә укырга можномы?” – дип сорады. “Не только можно, но и нужно”, – дип җавап кайтардым. Ләкин башта ваннага кереп гөсел коенып чыгыгыз, дип тә өстәдем. Үзем аларга комачауламас өчен, өйдән үк чыгып киттем.
Ике-өч сәгатьтән соң кайтсам, хатын белән әби мәш килеп шул китапны укып утыра. Тылсымлы китап булды бугай ул. Күпмедер вакыттан соң хатын да, әби дә намазга басты. Мөслимә булып, шәригать кануннары белән яши башлагач беркөнне хатын, безнең никахыбыз юк бит, дип борчылуын белдерде. Мәчеткә барып, никах укытып кайттык. Иң кызыгы һәм сөендергәне, никах укытып ун ай узгач, безнең балабыз, курчак кебек кызыбыз туды.

Тик шунысы кызганыч, рус милләтеннән булган хатыным белән аның әнисе Исламны кабул итеп, намазга бастылар, ә менә үземнең татар әти-әнине намаз әһеле итеп булмый әле. “Без болай да мөселманнар. Безнең гөнаһыбыз юк!” – дип җавап бирәләр. “Аларны да оҗмахлы итү өчен ни эшләргә икән?” – дип уйланам хәзер.

Фәнис, Әлмәт шәһәре.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10