ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Кайбычта көзге уҗымнарның яртысыннан артыгы чәчелгән

10 сентябрь 2019, 09:03 , Фото: kaibicy.ru/news/avyil-huҗalyigyi/kaybych-basularynda-kzge-chch-dvam-it

Кайбычта көзге уҗымнарның яртысыннан артыгы чәчелгән “Дубрава” агрофирмасы механизаторлары гомуми нәтиҗәгә үзләренең саллы өлешләрен кертә.
(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбыч районы буенча барлыгы 11 мең 35 гектар көзге культуралар чәчү планлаштырылган булса, 9 сентябрьгә шуның 8 702 гектары, ягъни, 79 проценты чәчелгән. Район басмасы шул хакта хәбәр итә. 
 
“Дубрава” агрофирмасы механизаторлары да гомуми нәтиҗәгә үзләренең саллы өлешләрен кертә. Биредә барлыгы 3731 гектарда көзге культуралар чәчү планлаштырылган. Бүгенге көндә чәчү эшләре барган "Ябалак" бүлекчәсе управляющие Данил Кузьминнан эш барышы белән кызыксындык.
 
"Безнең бүлекчәдә барлыгы 1102 гектар мәйданда көзге культуралар чәчү планлаштырылган.“МТЗ- 1221” тракторына тагылган чәчү агрегатында тәҗрибәле механизатор Александр Петров, чәчүчеләр Андрей Ларионов белән Рушан Гарифуллин эшли", - ди ул. 
 
Ябалак авылы кырына без барганда егетләр чәчкечкә чәчүлек орлык, минераль ашлама төяү белән мәшгуль иде.
 
"Бүген 208 гектар мәйданны биләгән басуда чәчәбез. Бу кырда 90 процент эшне төгәлләдек инде, аннан соң янәшәдәге 120 гектарлы басуга күчәбез. Аны тәмамлагач, Мөрәлегә китәчәкбез", - диде Александр Петров эш барышы белән таныштырып.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10