ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Лаеш шәһәре туган көнендә Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов кунак булды

10 сентябрь 2019, 08:15 , Фото: laishevskyi.ru

Лаеш шәһәре туган көнендә Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов кунак булды Шәһәр көненә чакырылганнар кызыксынып лаешлылар уңыш казанган эшчәнлек төрләре белән танышты.
(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ", "Кама ягы"). Лаешның туган көнен шәһәр кешеләре һәм кунаклары Собор мәйданында зур бәйрәмдә билгеләп үтте. Бәйрәмдә Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов һәм Социалистик Хезмәт Герое Фидүс Әсхәдуллин мактаулы кунак булды. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Тантанада Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин катнашты.
 
Шәһәр көненә чакырылганнар кызыксынып лаешлылар уңыш казанган эшчәнлек төрләре белән танышты. Болар – әдәбият һәм картинг, каратэ һәм футбол, декоратив-гамәли сәнгать һәм авиамодельләштерү.
 
Махсус әзерләнгән стендларда Лаеш һәм аның оешмалары: янгынга каршы часть, элемтә узелы, хастаханә тарихыннан кызыклы фактлар сөйләнде. Шунда ук иске фотосурәтләр дә урнаштырылган иде.
 
Бәйрәмнең төп өлешен “Туган көнең белән, яраткан шәһәребез!” театральләштерелгән тамаша ачты, монда тамашачылар Лаешның һәм Лаеш районының бөтен Татарстанга һәм анда гына да түгел, нәрсәләр белән танылуын белделәр.
 
Сәхнәгә Лаеш районының бар кеше дә яраткан артистлары – Ольга Шатрова, Александр Агеев, "Импульс-Дэнс" ансамбле белән бергә чакырылган башкаручылар – “Казан егетләре” төркеме, “Сәйдәш” халык бию театры, Алексей Родионов чыкты. Алар шәһәр кешеләрен үзләренең дәртле җырлары һәм биюләре белән шатландырды.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10