ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Минзәлә районында уракның 84 проценты төгәлләнде

10 сентябрь 2019, 07:28 , Фото: menzela.ru/news/ken-temasyi/minzl-rayonynda-urakny-84-protsenty-tgllnde

Минзәлә районында уракның 84 проценты төгәлләнде Тулаем ашлык суктыру буенча район игенчеләре республикада 8 урынны били.
(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ", "Минзәлә", Дильфас Галиев). Минзәлә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, 38782 гектарда игеннәр суктырылды, дип яза район басмасы.
 
Барлыгы 149303 тонна ашлык суктырып алынган. Тулаем ашлык суктыру буенча районыбыз игенчеләре республикада 8 урынны били, ә бер гектардан уртача уңыш алу буенча алтынчы урында бара.
 
Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 38,5 центнер тәшкил итә.  Бөртекле һәм бөртекле кузаклы культуралардан иң югары уңышны “Калморза” хуҗалыгы игенчеләре җыеп алдылар, аларда уртача гектар төшеме 50,1 центер булды. Бүгенге көндә 5 мең гектардан артык сабан бодаен гына җыеп аласы калды. 
 
Көзге чәчү барысы 9403 гектарда башкарылды, бу планлаштырылганың 76,3 проценты дигән сүз. Көзге культуралар чәчү планын “Органик групп-Чулман” ҖЧҖ 125 процентка арттырып үтәде. 
 
Ә менә “Август –Мөслим” ҖЧҖнең Минзәлә бүлекчәсе 4090 гектарда көзге бодай чәчәргә тиеш булып бары тик 1640 гектарда көзге бодай чәчте, бу планлаштырылганның 40,1 проценты дигән сүз. Юкса, көзге бодай чәчүнең агротехник сроклары 5 сентябрьдә чыкса да диелә хәбәрдә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10