ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мөслимдә август аенда ир балалар күбрәк туган

10 сентябрь 2019, 04:21

Ел башыннан бирле районда 102 бала туган.
(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Август аенда Мөслим районында 11 бала дөньяга килгән, аларның 9 малай, 2 кыз бала. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Ел башыннан бу сан 102 тәшкил итә, 53 малай һәм 49 кыз бала.
 
Узган айда 18 райондашыбыз вафат булды. Аларның  12се ир-ат, 6сы хатын-кыз. Ел башыннан бу сан 193 кеше, 111 ир-ат, 82 хатын-кыз. 
 
Бу айда 18 пар язылышты, ел башыннан 86 пар никахларын рәсмиләштергән. Ел башыннан 24 пар аерылышкан булса, августта ике пар гаиләләренең таркалуын хәбәр иткән. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10