ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Сарман өлкәннәре Скандинавия алымы белән йөрү буенча җиңү яулаган

10 сентябрь 2019, 01:39 , Фото: sarman-rt.ru

Сарман өлкәннәре Скандинавия алымы белән йөрү буенча җиңү яулаган Гомуми очколар саны буенча сарманлыларны узучы булмаган.
(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ", "Сарман"). Сарман районы өлкәннәре Скандинавия алымы белән йөрү буенча узган фестивальдә катнашып, 26 район арасында җиңүче булып танылды. Район басма шул хакта хәбәр итә. 
 
Фестиваль 6 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә узды. Аны Россия пенсионерлар берлегенең шәһәр бүлекчәсе оештырды. Районнан ярышларда берлекнең Сарман бүлекчәсе рәисе Нурсинә Хәйруллина җитәкчелегендәге унбер кеше катнашты. 
 
Сарманнан Дилүс Гомәров 5 километрлы дистанциядә – беренче, Җәлилдән Нәфис Мәхмуров өченче урыннарны яуладылар. Саклаубаштан Зөлфия Фәттахова 3 километрлы дистанциядә – беренче, Мортыштамактан Роберт Гәрәев – өченче булдылар. Гомуми очколар буенча район командасын узучы булмады.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10