ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылы фермасыннан бозау урлаганнар

10 сентябрь 2019, 05:27 , Фото: nashcheremshan.ru/news/keshe-ham-zakon/chirmeshn-rayonynda-metall-savytlar-urlauchylar-eshaygan

Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылы фермасыннан бозау урлаганнар Соңгы вакытта әлеге фермадан терлек урлау очраклары береничә тапкыр булган.
(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Евгений Ромин). "Чирмешәнагрохезмәтләре”нең Иске Үтәмештәге булекчәсе фермасыннан бер яшьлек бозау урланган. Бу хакта район газетасы яза. 
 
Матди зыян – 26 мең сумнан артык. Соңгы вакытта әлеге фермадан терлек урлаулары беренче генә тапкыр түгел.
 
2-8 сентябрьдә район полиция бүлекчәсендә 33 хәбәр кабул иткәннәр. Бу вакытта 7 җинаять эше кузгатылган. Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре 9 административ беркетмә төзегәннәр.
 
Югары Кәминкә авылында билгесез кешеләр газ резервуарлары урлаганнар. НГДУ “Нурлатнефть” идарәсе объекты территориясендә 10 кубометрдан зуррак күләмдәге тимер сыешлыкны “шуытканнар”.
 
Түбән Кама шәһәре кешесе билгесез кешенең аның банк карточкасыннан 8500 сум акчасын урлавы хакында полициягә гариза язган, диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10