ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Чирмешән районының "Илхан" җәмгыяте уракны беренче булып тәмамлады

10 сентябрь 2019, 00:20 , Фото: nashcheremshan.ru

Чирмешән районының Район буенча алганда, бөртекле-кузаклылар 29 мең гектардан, ягъни барлык мәйданнарның 85 процент өлешеннән суктырып алынган.
(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Кадыр Гомәров). Чирмешән районының "Илхан" җәмгыяте уракны беренче булып тәмамлады. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. 
 
Бу җәмгыятьтә уҗым бодае, солы һәм арпаны тулысынча җыеп алганнар. 1417 гектар мәйданның иң зур өлешендә “Тукано” комбайнында Айрат Сафин эшләгән, 18 мең центнер чамасы бөртек суктырган.
 
"Җитәрлек күләмдә арпа һәм солы орлыкларын саклауга салып куйдык, - ди агроном Николай Борин. - Бер гектарга уртача 80 килограмм минераль ашлама кертеп, дымлы туфракка, 500 гектар уҗым бодае чәчтек, барысын да чиста пар җиренә".
 
Хәзер “Илхан”дагы төп техника силос салуга җәлеп ителгән , моның өчен 300 гектарда кукуруз үстергәннәр, тагын 100 гектары -бөртеккә.
 
Район буенча алганда бөртекле – кузаклылар 29 мең  гектардан, ягъни барлык мәйданнарның 85  процент өлешеннән суктырып алынган. 11 мең  гектарда уҗым бодае чәчелгән (планлаганның 73  проценты), 13 мең гектарда җир эшкәртелгән  (25 процент).
 
“Чирмешәнагро”, “Сөлчә”, “КүтәмәАГРОфирмасы”, “БИО АГРО”, “Әккәрәй”  җәмгыятьләре уракны төгәлләп киләләр.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10