ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ютазы районында әфганчыларга һәйкәл ачылды

10 сентябрь 2019, 06:12

Быел Әфган җиреннән совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулды.
(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева).Әфган җирендә барган канкойгыч сугышта Ютазы җиреннән китеп, туган якларына әйләнеп кайтмаган каһарманнар данын мәңгеләштереп торучы һәйкәл ташы һәм сквер ачу тантанасы булды. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. 
 
Быел Әфган җиреннән совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулды. Әлеге юбилейлы дата уңаеннан Урыссу бистәсе халкы үзара салым акчасы хисабына әлеге тарихи урынны – Әфган сугышы корбаннары истәлегенә куелган һәйкәлне үзгәртеп ясап, аңа заманча облик бирергә дигән карарга килде. 
 
Тантанага җыелган күп санлы район халкы, Әфганстан һәм Чечня җирләрендә хәрби бурычын үтәгән солдатлар арасында хәрби-интернационалист Альберт Камалетдиновның әнисе 84 яшьлек Миңсылу Хөснетдин кызы да бар иде.
 
Сүз алган район башлыгы Рөстәм Нуриев ун елга якын дәвам иткән Әфган сугышының бик күп аналарны хәсрәт утына салуын, бик күп улларның гаиләләренә кире әйләнеп кайтмавын билгеләп узды.
 
"Тормыш алга бара, һәм әлеге хәтер көне кайгы көне булып кына калмасын. Юкка гына без бу урында сквер оештырмадык. Бирегә ял итәргә килгән өлкәннәр һәм балалар өчен ул аралашу урыны да, шул ук вакытта тормыш кыйбласы турында да уйлану урыны булсын", - дип ассызыклады ул үз чыгышында.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10