ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Ютазының Кәрәкәшле авылы халкы игелекле эшләр марафонына кушылган

10 сентябрь 2019, 02:05 , Фото: yutazy.ru

Ютазының Кәрәкәшле авылы халкы игелекле эшләр марафонына кушылган Акция кысаларында,авылның китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре мохтаҗларның өйләрендә булып, игътибар күрсәткән.
(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). #МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН акциясе кысаларында, Ютазының Кәрәкәшле авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре мохтаҗ авылдашларына адреслы ярдәм күрсәткән. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Алар пенсионер Зөмәрә Даминова һәм аның инвалид кызы Илмира Дәминовада кунакта булган. Китапханә мөдире Ирина Әхмәтова аларны яңа кайткан матбугат белән таныштырган, газета битләрендә язылган яңалыклар турында сөйләгән. 
 
Авыл мәдәният йорты директоры Эльвира Исхакова эш планнары белән уртаклашкан һәм аларны тиздән булачак Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан чәй табынына чакырган.
 
Мәдәният хезмәткәрләре шулай ук күп балалы ана Айгөл Зарипова гаиләсендә дә булганнар. Алар балаларны яңа уку елы башлану белән котлаганнар һәм балалар өчен кызыклы журналлар укырга тәкъдим иткәннәр, тәм-томнар белән сыйлаганнар һәм клубта үткәрелә торган чараларда катнашырга чакырганнар.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10