ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда атна ахырына кадәр җылы һава торышы саклана

9 сентябрь 2019, 21:41

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бер атнага һава торышы фаразын төзеде.

(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанда атна ахырына кадәр җылы һава торышы саклана. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Алдагы төндә ТР территориясе аша салкын атмосфера фронты узачак. Урыны белән көчле яңгырлар явачак, иртәгә һава температурасы +17....+22 градус булачак.

11 һәм 12 сентябрьдә Татарстан антициклон үзәгендә булачак, шуның аркасында җылы һәм коры булачак. Явым-төшемнәр пәнҗешәмбе кичен генә мөмкин — ул вакытта атмосфера фронты Татарстанның көнбатыш районнарына якын булачак. Төнлә һава температурасы +4..+11 градуска кадәр төшәчәк, көндез +18...+25 градуска кадәр күтәреләчәк.

Җомга һәм шимбә көнне, 13-14 сентябрьдә, яңгырлар яву ихтималы артачак. Элеккечә җылы булачак: термометр баганалары төнлә +8...+13кә кадәр төшәчәк, ә көндез һава +19...+25 градуска кадәр җылыначак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10