ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыру урыннары билгеле

9 сентябрь 2019, 21:09 , Фото: архив

Көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыру урыннары билгеле Сәүдә атна саен шимбә көнне шәһәрнең барлык районнарындагы 15 мәйданчыкта оештырылачак.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 14 сентябрьдән башлана. Бу хакта Казан мэриясендә узган иртәнге киңәшмәдә кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов хәбәр итте.

Сәүдә атна саен шимбә көнне шәһәрнең барлык районнарындагы 15 мәйданчыкта оештырылачак. Сәүдә мәйданчыкларында социаль юнәлешле бәяләр куелган авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителәчәк. Шәһәрлеләр азык-төлек продуктлары гына түгел, ә авыл хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен продукция, әйтик, печән, салам, утын һәм башкалар сатып ала алачак.

«Салават күпере» торак комплексында яшәүчеләр соравы буенча ярминкәләр Осиново бистәсендә «Радужный» сәүдә үзәге парковкасында оештырылачак. Казанның Авиатөзелеш районында ярминкәләр Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселешендә, Дементьев урамында 7нче номерлы йорт янында һәм Ленинград урамындагы 27нче номерлы йорт янындагы мәйданчыкта узачак.

Вахитов районында ярминкәләр Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә, Киров районында – Краснокококшайский урамы буенча урнашкан «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршында - 152/2 йорт янында, Ильич урамы буенча 1нче йорт янында, Батыршин урамы буенча 20нче йорт янында, Мәскәү районында - Шамил Усманов урамында Мәскәү базары янындагы 1нче номерлы йорт янында узачак.

Яңа Савин районында ярминкә мәйданчыклары Х.Ямашев пр., 71а адресы буенча урнашкан «Бәхетле» сәүдә комплексы территориясендә, Академик Лаврентьев ур., 10 йорт янында, Идел буе районында – Рихард Зорге ур., 66, кор.1, шулай ук Юлиус Фучик урамы буенча урнашкан 72нче номерлы йорт янында.

Совет районында өч ярминкә мәйданчыгы оештырылачак – «Казан» Агросәнәгать паркында Аграр ур., 2, Дәрвишләр бистәсендә - Липатов ур., 7 адресы буенча урнашкан базар янында һәм Зәкиев ур., 12 йорт янында.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10