ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әлмәт театры Грозныйга "Федерация" фестиваленә юлга кузгалды

9 сентябрь 2019, 19:43 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Әлмәт театры Грозныйга Театр фестивальгә "Әҗәлгә дару бар диләр" спектаклен алып бара.

(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт театры коллективы Грозныйда үтәсе "Федерация" I бөтенроссия милли театрлар фестиваленә юлга кузгалды.

Театр фестивальгә Ж.Б.Мольерның "Лекарь поневоле" пьесасы буенча куелган "Әҗәлгә дару бар диләр" спектаклен алып бара. Спектакль Грозныйда 13 сентябрь көнне күрсәтеләчәк.

"Без бу фестивальгә татар классикасын - "Яшь йөрәкләр" спектаклен тәкъдим иткән идек. Оештыручылар Мольерны сорап алдылар. Без аны Барнаулда узган Золотухин исемендәге фестивальдә бик уңышлы күрсәткән иде", - ди театр директоры Фәридә Исмәгыйлева.

"Күрәсең, безнең бу спектакльне чакырып, оештыручылар милли театрларның дөнья драматургиясе үрнәкләре белән эшләү мисалларын күрсәтергә теләгәндер", - ди ул.

Фестивальгә Татарстаннан Камал театры да катнаша. Театр Аяз Гыйләҗев прозасы буенча куелган "Әтәч менгән читәнгә" спектаклен алып бара. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10