ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда телләр турындагы дәүләт программасын 2022 елга кадәр озайттылар

9 сентябрь 2019, 20:00 , Фото: Рамиль Гали/архив

Татарстанда телләр турындагы дәүләт программасын 2022 елга кадәр озайттылар Программа 1,3 миллиард сумга финанслана.

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”). Республикада “Татарстан Республикасында дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү” программасын 2022 елга кадәр озайттылар. Әлеге документ хокукый мәгълүмат порталында басылып чыккан.

“2014-2021 елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү турында дәүләт программасын раслау турындагы” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 25.10.2013 елгы № 794 карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә: атамадагы “2014-2022” саннарын; 1 пункттагы “2014-2021” саннарын “2014 – 2022” саннарына үзгәртергә”, - диелә документта.

Программа өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан бүленгән финансларның гомуми күләме 1,3 миллиард сум.

Дәүләт программасының максаты – татар, рус һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне, шулай ук республикадан читтә татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар булдыру.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10