ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Илшат Әминов: Татарстан Конституциясен яклау – иң төп мәсьәлә

9 сентябрь 2019, 18:15 , Фото: Рамиль Гали/архив

Илшат Әминов: Татарстан Конституциясен яклау – иң төп мәсьәлә “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры парламент депутатлары чишәргә тиешле бурычларны атады.

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов “Татар-информ” хәбәрчесенә парламентның яңа составы алдындагы төп бурыч Татарстан Конституциясен яклау дип белдерде.

“Татарстан Конституциясен яклау – иң төп мәсьәлә. Төрле тәкъдимнәр килеп җитә, максималь рәвештә Татарстан Конституциясен якларга кирәк. Тел мәсьәләсе бар. Республика җитәкчесе атамасын саклап калырга кирәк. Анысы ничек килеп чыгар әле. Андый мәсьәләләр күп. Бездән калмасын дип тырышырга кирәк”, - диде ул.

Икенче мәсьәлә – татар милли стратегиясе. “Татар концепциясе булырга тиеш. Нәрсәгәдер тукталып калды ул, әмма кирәк. Ул бит татар халкы киләчәктә - 20,50, 100 елдан ничек яшәргә, ассимиляциягә ничек бирешмәскә тиеш дигән сорауларга җавап бирергә тиеш”, - ди депутат.

Илшат Әминов парламентка килгән яңа депутатлар – Ркаил Зәйдулла, Рамил Төхвәтуллиннар белән яхшы таныш булуын әйтте. “Теләге булган кешенең тәҗрибәсе тиз килә. Татар җанлы булса кешенең, сәяси тәҗрибәсе булмауның проблемасын күрмим. Бергәләп эшләрбез дип өметләнәм. Алар белән күп еллар таныш, позицияләрен мин беләм. Ул позицияләрен үзгәртмәсәләр, бергәләп эшләргә бөтен мөмкинлек бар”, - диде ул.

“Безгә бергәләп, татар телен саклау һәм үстерү, татар телен киң кулланышка кертү мәсьәләләре тора. Полингваль мәктәпләр буенча да көрәш алда. Аны да хуплап, эшләтеп җибәрү өчен булышырга кирәк. Балалар бакчасы, Шаян ТВ. Мәгълүмат чаралары өчен татар телле кадрлар әзерләү проблемасы да бар. Без аны эшли башладык, әмма ул система рәвешендә түгел. Системалы рәвештә булса гына хәл итеп була”, - диде ул.

Илшат Әминов иң әһәмиятле әйбер – депутатның позициясе дип саный. “Һәр кеше курыкмыйча үз позициясен белдерсә, ул инде алга атлау. Позицияле депутатлар кирәк. Менә шул төп мәсьәлә безнең өчен. Һәм ул позицияне якларга көчле депутатлар кирәк хәзерге Дәүләт Советына”, - диде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10