ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Самараның «Болгар мирасы» мәчете 10 еллыгын бәйрәм итә

9 сентябрь 2019, 20:44

Гыйбадәтханә төзелешенә барлыгы 40 млн сумга якын акча киткән.

(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ"). Самараның Зубчаниновка бистәсендә урнашкан «Болгар мирасы» мәчете үзенең 10 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итте.

Тантаналар 15 сентябрьдә өйлә намазыннан соң була.

Дини комплекс 2008 елда төзелә башлаган. Гыйбадәтханә төзелешенә барлыгы 40 млн сумга якын акча киткән. Шуның 11 млн сумын өлкә бюджетыннан бүлеп биргәннәр. Калган акчалар — «Болгар мирасы» фонды, иганәчеләр һәм мәхәллә кешеләренең ярдәме.

Мәчетнең адресы: Самара шәһәре, Зубчаниновка бистәсе, Чекистлар ур./ Софья Перовская ур., 49/15.

Оештыручылар теләгән һәркемне чарада көтеп кала.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10