ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Курчак театры пьесалар конкурсының җиңүчесен игълан итте

9 сентябрь 2019, 17:45 , Фото: Рамиль Гали/архив

Курчак театры пьесалар конкурсының җиңүчесен игълан итте Пьеса 2019-2020 елларда “Әкият” курчак театры сәхнәсендә куелачак.

(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). "Әкият" курчак театры “Курчак театры өчен яңа пьеса” конкурсына нәтиҗәләр ясады. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Комиссия әгъзалары Башкортстанның Салават шәһәрендә яшәүче Альбина Галиуллинаның бәби-спектакль өчен язылган «Приключения пингвиненка Пинка?» (пьесаның башлангыч исеме “Кто вылупился из яйца?”) пьесасын җиңүче дип игълан итте.

Театр җитәкчелеге хәбәр итүенчә, пьеса 2019-2020 елларда “Әкият” курчак театры сәхнәсендә куелачак.

Конкурска барлыгы 40 пьеса кабул ителгән. Пьесаларның җидесе татар телендә. Пьесалар Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Омсктан, Хабаровсктан, Екатеринбургтан һәм Русиянең башка шәһәрләреннән килгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10