ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Тинчурин театрында Бикчәнтәев, Зәйниев, Имаметдинов спектакль куячак

9 сентябрь 2019, 17:05 , Фото: Владимир Васильев/архив

Тинчурин театрында Бикчәнтәев, Зәйниев, Имаметдинов спектакль куячак Тинчурин театрның яңа сезонында алты спектакль чыгару планлашырыла.

(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театрында Фәрит Бикчәнтәев, Илгиз Зәйниев һәм Туфан Имаметдинов спектакль куячак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә.

Тинчурин театрның яңа сезонында алты спектакль чыгару планлашырыла. 23 октябрьдә яңа театр сезонының беренче премьерасы булачак. Бу - Илшат Мөхетдиновның "Хыялый" комедиясе. Пьеса авторы - башкорт драматургы Салават Әбүзар. Илшат Мөхетдинов Татарстан театрларына Әлмәт театры аша килеп кергән драматург.

Ноябрь аенда Илгиз Зәйниев Аяз Гыйләҗев пьесасы буенча "Өч аршын җир" спектаклен чыгарачак. Илгиз Зәйниев үз командасына рәссам Сергей Скомороховны, композитор Эльмир Низамовны һәм ут белән бизәү өчен Илшат Саяховны алган.

Театрда өченче премьераны Туфан Имаметдинов чыгарачак. Ул Илгиз Зәйниевның "Полиционер" сатирик комедиясен чыгара.

Яңа елдан соң театр коллективы Фәрит Бикчәнтәевны көтә. Күренекле режиссер Хәй Вахитның "Беренче мәхәббәт" драмасын куячак.

  • Шушы көннәрдә ТР Мәдәният министрлыгы театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин белән контрактны озайтмады. Хәзер артистларга төрле режиссерлар белән эшләү мөмкинлеге тудырылды. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10