ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Данил Салихов Азия форумында: Татар язучылары хезмәттәшлеккә һәрчак әзер

9 сентябрь 2019, 16:37 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Данил Салихов Азия форумында: Татар язучылары хезмәттәшлеккә һәрчак әзер Татарстан һәм Казахстан язучылары арасында хезмәттәшлек турында рәсми килешү имзаланды.

(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов 4-6 сентябрьдә Казахстанның Нур-Солтан шәһәрендә узган Азия илләре язучыларының I форумында катнашты. Түгәрәк өстәл утырышында ясаган чыгышында ул татар язучыларының карендәш каләм ияләре белән хезмәттәшлеккә һәрчак әзер булуларын әйтте. Бу турыда Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итте.

Форумга дөньяның 38 иленнән – Россия, Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Әфганстан, Монголия, Иордания, Согуд Гәрәбстаны һәм башка илләрдән язучылар җыелды.

Алар  язучылар арасында теләктәшлек, уртак әдәби проектлар булдыру, тәрҗемәләр проблемасын чишү турында фикер алышты. Форумда Татарстан һәм Казахстан язучылары арасында хезмәттәшлек, уртак проектлар турындагы рәсми килешүгә кул куелды.

Татарстанның Казахстандагы тулы вәкаләтле вәкиллегендә Данил Салихов Казахстанның татар һәм башкорт активы белән дә очрашты. Очрашу вакытында татар китапларын пропагандалау, тарату, тәрҗемәләр турында сөйләшүләр булды, диелә хәбәрдә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10