ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Иртәгә Казанда метро станцияләре янында грипптан прививка ясый башлыйлар

9 сентябрь 2019, 16:26 , Фото: Султан Исхаков/архив

Иртәгә Казанда метро станцияләре янында грипптан прививка ясый башлыйлар Вакцинация Имәнлек, Җиңү проспекты, Тукай мәйданы, Кәҗә бистәсе, Яшьлек, Авиатөзелеш метро станцияләре янында үткәреләчәк.

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Иртәгә Казанда метро станцияләре янында грипптан прививка ясый башлыйлар. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мобиль бригадалар бер ай дәвамында - 10 октябрьгә кадәр иртәнге сәгать 9 дан кичке 17.00 га кадәр эшләячәк. Вакцинация Имәнлек, Җиңү проспекты, Тукай мәйданы, Кәҗә бистәсе, Яшьлек, Авиатөзелеш метро станцияләре янында үткәреләчәк. Мобиль пунктларда прививка 18 яшьтәгеләргә һәм аннан олыракларга ясала. Аларның Казанда яшәве шарт.

Табиблар хәзер вакцинация өчен иң кулай чор булуын билгеләп уза.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10