ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда мәктәп укучысы бармагының бер өлешен өздергән

9 сентябрь 2019, 15:03

Хәзер бала Кама балалар медицина үзәгендә дәвалана.

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”). Яр Чаллыда 10 яшьлек малай бармагының бер өлешен өздергән. Бу хәбәрне Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгында расладылар.

“Малай Кама балалар медицина үзәгенә әтисе белән килгән. Аңа медицина ярдәме күрсәткәннәр. Баланы хастаханәгә салганнар. Гомуми хәле тотрыклы дип бәяләнә”, - диде министрлыкның матбугат сәркатибе Әлфия Хәсәнова.

Бу хәл 6 сентябрьдә, дәрестән тыш вакытта булган.

Баланың бармагын ни рәвешле өздергәне әлегә билгесез.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10