ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Дин

Уфада Хәкимов мәчетен төзекләндерәләр

9 сентябрь 2019, 14:58

Мәчет 1907-1908 елларда Уфа сәүдәгәре Хәкимов акчасына төзелгән.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Уфада Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте һәм Уфадагы Россия ислам университеты ярдәмендә шәһәр үзәгендәге мәчет бинасын төзекләндерү эшләре дәвам итә. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.

Төзекләндерелгән мәчет янында сквер ясарга ниятлиләр. Аллаһ йорты урнашкан Мостай Кәрим урамы участогын тулысынча җәяүлеләр урамы итү идеясе дә бар.

  • Хәкимов мәчете – тарихи һәм архитектура һәйкәле. Мәчетнең диварлары кызыл кирпечтән өелгән, күккә ашкан ике манарасы булган. Аллаһ йортының биеклеге 18 метрга җиткән. Мәчет 1907-1908 елларда Уфа сәүдәгәре Хәкимов акчасына төзелгән.
  • 1930 елның 9 февралендә Башкорт Үзәк башкарма комитеты «Уфа шәһәрендәге Хәкимов мәчетен ябу турында» карар кабул иткән. 1939 елда манараларын кискәннәр, бинаның эчен тулысынча үзгәрткәннәр. 1991 елда мәчет мөселманнарга кайтарып бирелгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10