ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Уфада СССРның халык артисты Гөлли Мөбарәкова турындагы китап тәкъдим ителәчәк

9 сентябрь 2019, 14:36

9 сентябрь – Гөлли Арслан кызы Мөбарәкованың туган көне. Бу көнне аңа 83 яшь тулган булыр иде.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). 11 сентябрьдә Уфада Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында СССРның халык артисты Гөлли Мөбарәковага багышланган «Из-под шапки-невидимки» дигән китапны тәкъдим итү кичәсе узачак. Китапның авторы - Владимир Жеребцов. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Кичә 15.00 сәгатьтә театр музеенда башлана.

  • Гөлли Мөбарәкова – СССР, РСФСР һәм Башкортстанның халык артисткасы, Уфа шәһәренең мактаулы гражданины, театр режиссеры, педагог, З.Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры. К.Станиславский исемендәге театр премиясе, Башкортстан Республикасының С.Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Салават Юлаев, Мактау билгесе, Халыклар дуслыгы орденнары иясе. 2019 елның 20 февралендә вафат булды.

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10