ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Сайлау мәсьәләләре буенча кайнар линиягә 1300 дән артык мөрәҗәгать килгән

9 сентябрь 2019, 13:16

Сәяси партияләрдән 62 мөрәҗәгать булган.

(Казан, 8 сентябрь, Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау буенча кайнар линиягә барлыгы 1300 дән артык мөрәҗәгать килгән. Бу хакта бердәм мәгълүмат үзәгендә матбугат конференциясендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтте.

24 июньнән башлап линиягә килгән сораулар сайлау кампаниясе этабына бәйле булган. "Күп кенә шалтыратулар "Мобиль сайлаучы" механизмы буенча иде. Бу юлы аннан 32 меңнән артык кеше файдаланды. Бу шушы механимзга ихтыяҗны, сайлаучыларга уңайлы булуын күрсәтә", - диде Шаһиәхмәтов.

Кичә дә сайлаучылардан сораулар кабул ителгән. Алар үз сайлау участогын табу, онлайн тавыш бирү мөмкинлеге белән кызыксынган. Татарстанда яшәмәгән 21 сайлаучы мөрәҗәгать иткән.

"Башкортстан, Марий Эл, Чувашия, Оренбург, Новосибирск, Ханты Мансида теркәлгәннәр, ләкин барыбер тавыш биреп булмыймы дип кызыксындылар", - дип сөйләде Үзәк Сайлау комиссиясе рәисе.

Кичә Дәүләт Советы депутатларын сайлау көнне сәяси партияләрдән 62 мөрәҗәгать килгән. "Закон буенча, без шул ук көнне җавап һәм аңлатма бирергә тиеш, шулай булды да. Аларның күбесе эчтәлеге буенча бертөрле иде", - диде.

Тавыш бирү көненә кадәр 45 ләп мөрәҗәгать килеп ирешкән. "Алар кандидатларны депутатлыкка теркәү һәм агитациягә кагылышлы иде. Без аңлатма бирдек", - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10